Кышкы фасыл берара уйнаклап, шаяргалап йөрде дә, үз хокукын барлап, җиргә мамыктай ак карларын түшәде. Әлфия кибет тәрәзәсеннән кышкы гүзәллеккә сокланып күз салды. Күр бу сылу чыршыларны! Ямь-яшел чыршы ботакларында күпереп торган ак карлар еракта калган туган өйне, әнисе салган ак күмәчләрне хәтерләткәндәй булды. Әй ул уйланулар, сагышланулар – төпсез кое сыман. Баштагы уйларга йөгән кигереп булмый шу-у-ул! Эш белән булашып бераз гына онытылып торса да, ялгыз калды исә һаман шул туган авылы Усть-Узанын, әнисен, абый-апаларын сагынып, сагыш дәрьясында йөзде ул.